«8 марта — халыкара хатын кызлар көненә» багышланган телевизион тапшыру

Разделы: Внеклассная работа


- Айзилә апа, исәнмесез!

- Исәнмесез, Алинә!

- Сезнең вакытыгыз бармы, миңа киңәш бирә алмассызмы икән?

- Алинә, мин шул кадәр ашыгам, “Яңа гасыр” каналында тапшыру алып барасым бар, соңга калам. Әйдә башка вакытта иркенләп сөйләшербез.

- Юк, башка вакытта соң була.

- Я, ярый, тыңлыйм сине, ләкин тиз һәм кыска итеп сөйләргә тырыш яме.

- 8 Март җитә бит, Айзилә апа, әниемне ничегрәк котласам яхшырак булыр икән?

- Бик тә вакытлы йөрисең, Алинә. Мин бүген әниләргә багышланган тапшыру алып барам, әйдә минем белән бар да, әниеңне туры эфирдан телевизор аша котларсың.

- Ә, бу бик шәп булыр иде.

- Әйдә, киттек.

(Музыка уйный)

- Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр” каналында турыдан – туры эфирда “Ана белән бала” тапшыруы һәм аның алып баручысы мин – Айзилә Батырханова. Бугенге тапшыруыбызны без җир йөзендәге иң кадерле, иң газиз, иң якын кешеләргә, әниләргә багышлыйбыз. Сорауларыгыз яки котлауларыгыз булса, студиябезнең телефоны аша шалтырата аласыз. Тапшыруыбыз җыр – бию белән үрелеп барачак. Ә бүген бездә кунакта Дөбъяз урта мәктәбенең алдынгы укучысы, җырларга – биергә яратучы, бик күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулаган кыз – Алинә Галиуллина.

- Шулай итеп тапшыруыбызны башлыйбыз.

(Музыка уйный)

- Әни... Әнкәй! Нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Дөньяда аналардан да изге һәм аналардан да газиз зат иясе юк. Әнкәй!... Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып, безне кадерләп һәм яклап, назлап яшәгән газиз әниләребезгә дәшәбез.

- Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны
Кемнең күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы,ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем, сабырлы
Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шунда ук тирә-як
Нәфисле гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әни, әнием, әнкәем!

- Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, аяз матур көннәр, эшегездә уңышлар телибез. Хәзер башкарылачак җыр сезнең хөрмәткә.

Каршы алыгыз! Эльвина Хайруллина “Бер кыз бала җыр чыгарган”

ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА сүзләре, ФӘТХЕРАХМАН ӘХМӘДИЕВ музыкасы

Бер кыз бала җыр чыгарган
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп.
Өйрәткән энесенә.

Кушымта:
Кояш, кояш
Мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән.
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар.

Кушымта.

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр кояштай
Озын гомерле булсын.

Кушымта.

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!"

- Турыдан – туры эфирда тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әниләребез.

Бүген-әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләр бәйрәменә,
Куана шулай алар
Әнкәйләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Син, әнием, минем өчен
Бу дөняьяда бер генә
Йөзләреңнән бар өйгә нур бөркелә.

Сезнең каршыгызда нәни биючеләр чыгышы.

(“Почемучки”)

- Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса, рәхим итеп шалтырата аласыз.

- Айзилә апа, мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

- Күрә , әлбәттә.

- Сез миңа кайчан сүз бирәсез, минем әниемне котлыйсым килә.

- Рәхим ит, Алинә.

- Әнием, алтыным! Сине чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Мин сиңа беркайчан да авырлык китермәм, синең йөзеңне кызартмам. Мин сине бик яратам һәм сиңа багышлап бер шигырь башкарам.

Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек – саулык сорап,
Дога кылам:
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Синнән дә яктырак
Синнән дә яхшырак
Матуррак кеше юк
Бөтен җир шарында
Китсәм дә читләргә
Әнием шикләнмә
Талпынып яныңа
Кайтырмын ерактан
Ни генә булса да
Мин сине елатмам
Синең күзләреңне
Яшьләргә чылатмам.

Эфирда “Ана белән бала” тапшыруы.

- Айзилә апа, монда шундый күп хатлар. Нинди хатлар соң болар?

- Әйе, безнең студиябезгә бәйрәм уңаеннан бик күп хатлар килде. Әйдә берәрсен укып китик әле. Ал берсен, Алинә.

- Бу хат безгә Биектау районы Дөбъяз авылыннан килгән.

- Яле, укып карыйк.

“Хөрмәтле редакция! Сезгә Дөбъяз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары яза. Без дөньядагы барлык әниләрне иң күркәм, иң матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Җир йөзендә алардан да кадерле кеше юк. Чөнки безне бу якты дөньяга тудыручы, бишек җырын җырлап йоклатучы, иң беренче булып мәктәпкә озатучы да, еласак юатучы, егылсак торгызучы да кеше ул - әни. Без гомеребез буе аларга рәхмәтле. Әниләребезгә бары тик сәламәтлек, озын гомер, куанычлы көннәр телибез. Һәрвакыт шундый назлы, ягымлы булып калыгыз”.

- Без дә укучыларның теләкләренә кушылабыз һәм сезнең хөрмәткә бию тәкъдим итәбез.

(Тухватуллаева Камилә белән Латыпов Гомәр башкаруында бию…)

- Әниләр турында сөйләгәндә безнең кадерле дәү әниләребез турында да онытырга ярамый. Алар оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар: җырлар, бәетләр әйтеп безнең күңелләргә рухи байлык иңдерәләр. Безне җылы оекбашлар, тәмле бәлешләр белән сыйлыйлар. Аларны яратмый мөмкин түгел!

Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез
Чәчләргә ак карлар яусалар да,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап
Сокланырлык гомер төзергә!

(Татар халык биюе. Башкара Адилә Шәрәфиева.)

ТРР –ТРР- ТРР – ТРР.

- Безгә шалтыраталар, әйдәгез тыңлыйк әле.

- Алло, исәнмесез. Сезгә Дөбъяздан Адель шалтырата. Минем кадерле әниемне бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Һәм аңа багышлап шигырь юллары укыйм.

Әти белән бәргәләшеп
Таңнан торып утырдык
Җиң сызганып кызу-кызу
Без эшләргә тотындык
Әниләр көненә әти
Тырышып камыр басты
Ә песием Мырауҗаным
Эченә кереп батты
Нәни энем сабын алып
Табаларны чистартты
Аның майлы битен күреп
Песием куркып качты
Кызыл чалбар,аклы күлмәк
Машинада әйләнә
- Харап иттең күлмәкне, - диеп
Зур әнием бәйләнә.
Эльвина дә бик тырышты,
Идәннәрне юышты.
Күл булып аккан суларны
Чүмеч белән җыешты.
Дүртәүләшеп, тәмле итеп
Пәрәмәчләр ясадык
Көеп табага ябышкач
Кыра-кыра ашадык.
Әниләр көненә шулай
Без әнигә булыштык
Аңа бер эштә калмады,
Менә ничек тырыштык

- Айзилә апа, әниләр хөрмәтенә малайлар башкаруында берәр бию куеп китә алмассызмы икән?

- Рәхмәт шалтыратуыгыз өчен. Сезнең үтенечегезне канәгатьләндереп, бию куеп китәбез. Ул “Большая стирка” дип атала.

Әни кеше – ул иң күркәм, сабыр, гүзәл, тыйнак, уңган, түземле. Бу әле аларга хас берничә генә сыйфат, аларны санап бетерергә мөмкин түгел. Алинә, менә син әниеңә нинди матур сүзләр белән эндәшәсең?

- Алтыным, кадерлем, матурым, бердәнберем, кояшым.

- Күрәсезме, әниләргә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Тик бу сүзләрне ни кызганыч без бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.

Әниләребезгә багышланган тапшыруыбызны дәвам итәбез. Хөрмәтле тамашачылар. Бүген безгә кунакка әниләрне тәбрикләр өчен “Тургай” ансамбле килгән. Ә хәзер микрофонны аларга бирик, сорауларыгыз булса, эфир телефоны аша шалтырата аласыз.

- Исәнмесез!

- Исәнмесез! Бәйрәм белән сезне!

(“У меня есть три желания”)

Тапшыруыбыз ахырына якынлашып килә.

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Кадерле әниләр! Бу бербөтенлек, бергәлек

Балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер-берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет сәгадәттә яшәргә язсын.

- Әниләребезне тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз. Озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездз уңышлар, сәламәтлек телибез.

- Айзилә апа, бу тапшыру миңа бик ошады, Әйдә киләсе тапшыруны да бергә алып барыйк.

- Бик яхшы булыр. Ә без сезнең белән саубуллашабыз. Сау булыгыз.

- Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.

Дети – самое дорогое для матери. Счастье матери - в счастье ее детей. Нет ничего бескорыстнее ее любви. Мать – первый учитель и друг ребенка, причем самый близкий. Она всегда поймет его, утешит, поможет в трудную минуту, защитит, оградит от беды. На свете нет человека роднее и ближе матери.

Песня “Мама”.

Мамы любят нас такими, какие мы есть, но самое заветное мамино желание – видеть нас здоровыми, добрыми и умными. А мы хотим их видеть всегда молодыми, веселыми и жизнерадостными. Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать. “Знаете, какие у меня хорошие дети!”.

Если ты любишь свою маму, не верь в то, что ей не нужна твоя помощь, встань рядом, помоги, устань вместе с ней. Она будет счастлива.