Конспект занятия по обучению детей татарскому языку. Тема: "Серле тартма мажаралары"

Разделы: Работа с дошкольниками


Открытое занятие  для детей старшего дошкольного возраста в рамках кружка татарского языка “Татар теле – Илем теле” по программе Мещеряковой В.Н. “Методические принципы преподавания татарского языка детям 5-9-ти лет”                 
Серле тартма маҗаралары

Максат:  1. Син, мин, ул алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану. Яхшы итеп өйрәнү  
                     өчен: зинһар, җылы, салкын, туңдырма, өчпочмак, чәк-чәк, вак бәлеш, сары,  
                     зәңгәр.
                 2. Өйрәнгән сүзләрне җөмләдә дөрес куллану һәм актив сөйләмгә кертү.
                 3. Өйрәнгән төсләрне: сары, зәңгәр, кызыл, яшел, кара игътибар белән тыңлап,
                     дөрес итеп рәсемнәрне буяу.
                 4. Татар телен өйрәнү теләге тәрбияләү.


Дәресне җиһазлау:
1.  Туп
2. “Серле тартма” , тартмада – аю, бүре, куян, пычак, машина, курчак, кәнфитләр.  Песи Мырау.
3. Ширма, куян.
4. Буфет, буфетта – чәй, туңдырма, кәнфит, лимонад, лимон, өчпочмак, чәк-чәк, вак бәлеш.
5. Бүре, тартма, тартмада – карандашлар: 2 кара , 2 кызыл, 2 сары,2 зәңгәр, 2 яшел.
6.  Һәр балага рәсем һәм төсле карандашлар.
7.  Аудиоязма тыңлар өчен магнитофон.
Укытучы, балалар , куян, бүре.              

Дәрес барышы:

1. (Туп) Әйдәгез, балалар үтегез! Матур кызлар,  зур малайлар хәлләр ничек? –Яхшы, рәхмәт!   – Ә сезнең хәлләр ничек? –Бик яхшы, рәхмәт! Татар теле дәресен башлыйбыз.
– Аня, кил монда. Бу туп. (Бросая мяч сидящим детям) Ул кем? –Ул Аня. –Тагын кем? Аня малаймы? –Юк! Ул кыз. – Юк, Аня малай түгел, ул кыз . Аня нинди кыз? –Аня матур кыз, Аня зур кыз, Аня яхшы кыз! –  Ролан, кил монда! Ролан кызмы? –Юк , ул кыз түгел! Ролан малай. –  Ә  ул нинди малай?  – Ролан зур малай, Ролан матур малай,  Ролан яхшы малай!
– Әйдәгез җыр җырлыйбыз!
Кыз  матурмы? – Бик матур.
Малай зурмы? –  Әйе, зур.

2. (Показывая за окно) Тегендә җылымы? –Юк , тегендә җылы түгел. Тегендә салкын. – Ә монда салкынмы? (Показываю комнату.) – Юк, монда салкын түгел, монда җылы.
– Балалар карагыз монда нәрсә бар?  – Монда тартма бар. – Әйе, өстәлдә серле тартма бар.
 –  Песи Мырау хочет запрыгнуть в волшебную коробку. Вот и запрыгнул!  А хотите узнать в кого он превратился? (Беру из волшебной коробки соответствующую игрушку)
Хәзер  ул – аю! Хәзер ул – куян! Хәзер ул – бүре! Хәзер ул – эт Шаян! Хәзер ул – туп! Хәзер ул – пычак! Хәзер ул – машина! Хәзер ул – курчак!

3. А ведь мы тоже умеем превращаться. Для этого нужно пять раз хлопнуть в ладоши и спеть песенку ( В движениях).
Хәзер мин аю, хәзер мин  куян,Хәзер мин туп, хәзер мин пычак,
Хәзер мин бүре, хәзер эт Шаян,Хәзер машина, хәзер мин курчак.
 
4. (Стук,  куян) – Бу кем? – Бу мин. – Син кем? – Әйтмим бел! – Син кызмы? – Юк, мин кыз түгел! – Син аюмы? – Юк, мин аю түгел! – Белмим әйт! – Мин куян! – Әйдә, куян кер! – Исәнмесез! (Дрожит) – Исәнме куян! Что то он у нас  весь дрожит. Әйдәгез сорыйк. – Хәлләр ничек? – Яхшы түгел! – Салкынмы? – Юк, монда салкын түгел, монда җылы! – Куркам. – Курыкма куян! Балалар начар түгел алар яхшы – Балалар сез начармы, яхшымы? – Юк без начар түгел, без яхшы! – Мин куян, ә син кем? – Мин Адель, мин Полина, мин Ильсина, мин ...(балалар куян белән таныша) – Куян, хәзер нәрсә эшлибез? – Әйдәгез саныйбыз! – Әйдәгез балалар бармаклар саныйбыз! 1-10, 10-1. – Куян, ә хәзер нәрсә эшлибез? – Әйдәгез уйныйбыз!

5. Игра: Бу мин, бу син, бу ул.

6. – Куян хәзер нәрсә эшлибез? – Әйдәгез ашыйбыз! – Әйдәгез балалар ашыйбыз! Буфет ябыкмы? – Юк! Буфет ябык түгел, ул ачык! – Ә буфетта нәрсә бар? – Буфетта туңдырма бар! Буфетта өчпочмак бар! Буфетта чәк-чәк бар!...  Монда чәй дә бар! – Куян, сиңа нәрсә кирәк? – Чәй бирегез! – Зинһар әйт! – Зинһар әйт! – Зинһар чәй бирегез! – Менә чәй, ал! Әйдәгез балалар чәй эчәбез. ( Изображаем) – Чәй нинди?  – Чәй тәмле! Чәй җылы! – Балалар, ә чәй нәрсә белән тәмле? – Чәй кәнфит белән тәмле! Чәй чәк-чәк белән тәмле!...
– Ә хәзер туңдырма бирегез. – Зинһар әйт! – Зинһар әйт! – Туңдырма бирегез зинһар? – Менә туңдырма ал! – Балалар туңдырма җылымы? – Юк, туңдырма җылы түгел, ул салкын. – Туңдырма нәрсә белән ашыйбыз? Пычак беләнме? – Юк, кашык белән! – Әйдәгез ашыйбыз! (Изображаем).
 
7. (Стук) – Бу кем? – Бу мин! – Син кем? – Мин бүре! – Ой! Бу бүре! Куркам! Куркам! Әйтмәгез! Зинһар, әйтмәгез! – Әйтмим куян, әйтмим! Курыкма! Бүре яхшымы, начармы? – Начар! – Мин китәм, китәм сау булыгыз! – Сау бул куян! – Сау бул! – Балалар бүрене чакырабызмы? – Юк! Бүре начар! – Мин яхшы! Мин сезгә тартма алып килдем. – Ә тартмада нәрсә бар? – Белмим әйт!(Тресет коробку) – Карандашлармы? – Әйе, ул карандашлар! – Әйе, тармада карандашлар бар! (В коробке большие карандаши для магнитной доски) Ничә карандаш? – 1-10 карандаш бар! – Балалар, бүре яхшымы, начармы? – Бүре яхшы! – Рәхмәт, бик зур рәхмәт! Сау булыгыз! – Сау булыгыз!

8. – Әйдәгез мәктәп-мәктәп уйныйбыз! ( Все подходят к магнитной доске) Хәзер мин укытучы түгел, мин укучы! Кем укытучы? – Мин! – Әйдә Полина! – Бу карандаш нинди? – Бу карандаш кызыл.. Борылабыз! (Все поварачиваются спиной к доске, она убирает синий карандаш) – Хәзер монда нинди крандаш юк? – Зәңгәр! – Әйе, зәңгәр карандаш юк! Бик яхшы! – Ә хәзер кем укытучы? – Мин! – Әйдә Никита! – Бу карандаш нинди?...

9. – Ә хәзер балалар, без аудиоязма тыңлыйбыз һәм биремне үтибез. Әйдәгез өстәлләр артына утырабыз. (Дети слушают аудиозапись и выполняют задание, рисунок прилагается) (Аудиозапись по этой программе «Татар теле – Илем теле» №4.)

10. – Бик яхшы! Булдырдыгыз! Балалар сезгә дәрес ошадымы? – Әйе! – Нәрсә өйрәндек? Нинди яңа сүзләр?  – Зинһар, салкын, җылы, өчпочмак, чәк-чәк, туңдырма... –Бик яхшы! Балалар бу нәрсә? –Бу кәнфит. – Әйе! Бу кәнфит! Серле тартмага салабызмы? –Әйе, салабыз! (Кладу конфету в волшебную коробку и беру из коробки 10 конфет. Раздаю детям.)  – Татар теле дәресе бетте. Сау булыгыз, балалар! – Сау булыгыз, Зәйтүнә апа!