Конспект урока татарского языка "Сложные слова". 3-й класс

Разделы: Начальная школа

Класс: 3


Тема: Кушма сүзләр.

Максат:
1) кушма сүзләрнең  аермасын аңлату, системалаштыру;
2) жөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның танып белү күнекмәләрен үстерү;
3) уку хезмәтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Жиһазлау:
  • дәреслек;
  • кроссворд;
  • таблица;
  • төсле рәсемнәр;
  • слайдлар.

Дәрес барышы

1. Оештыру.
а)  Дежур укучы белән әңгәмә.
 – Бүген класста кем дежур?
 – Дәрестә кемнәр юк?
 – Бүген  ничәнче октябрь?
 – Атнаның кайсы көне?
 б) Мәкальләрне дәвам итү.
 – Ә хәзер укучылар мин сезгә мәкальләр әйтәм, ә сез бергәләшеп  дәвамын әйтегез.
Күп укыган күп белер.
Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
Белемдә көч.
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
– Укучылар бу мәкальләр нәрсә турында? Безгә нинди балалар булып үсәргә кирәк? Күп белер өчен нинди бала булырга кирәк? Әйдәгез әле укучылар дәрестә без дә тырышып эшлик, белемнәребезне артырыйк.
2. Актуальләштерү.
– Укучылар хәзер дәфтәрләрне ачып матур язу күнегүләрен язып куябыз.
Сс      Тт    Кк   Яя
Сүз   Тамыр  Кушымча  Ясалма
– Дәфтәрләрне читкә куябыз. Өй эшен әзерлибез. Сәнгатьле укырга шигырьләр бирелгән иде. Шигырьләрне укыйбыз. (2 бала укый)
а) Ана теләге.
Җир бораула – нефтьче бул,
Шахтерлар да мактала,
Оста ташчы да бик кирәк, 
Ул матур йотлар сала.
б) Безнең урам.
Безнең урам – зур урам,
Мин шул урамда торам.
 Тирә-якта күршеләр  –
Бар да уңган кешеләр.
Барый абый – бакчачы,  
Урманчы бул, диңгезче бул,
Корыч кой, тимерче бул,
Тепловозлар йөрт еракка
Я бик шәп игенче бул.
(Мөхәммәт Садри) 
Сара апа – кибетче
Дамир абый – тимерче,
Тимербикә – пешекче.
Гөлнур апа укыта,
Батырҗан балык тота, 
Нурмый абый йорт сала, 
Мөхәррәм такта яра. (Хәләф Гарданов)
                                          
– Бу шигырьләр һөнәр ияләренә багышланган. Үскәч, мактаулы һөнәр иясе булыр өчен безгә ничек укырга кирәк?
– Укучылар, бу шигырьләрдә кайсы сүз ясагыч кушымча белән ясалган сүзләр  еш очрый?
– Шул кушымча белән ясалган сүзләрне әйтегез әле. Бу сүзләр ничек атала?
Алар ничек ясалган? Тагын нинди сүз ясагыч кушымчалар беләсез?
в)  Таблицаларны әзерлибез. Мин  өчәр тамырдаш сүз әйтәм, ә сез  тиешле баганаларга тамыр сүз булса “– ”  билгесе, ясалма сүз булса “+” билгесе куеп язасыз.

1 эшкә, эшче, эштә                        – + -
2 ташлык, ташлар, ташчы            + – +
3 авылга, авылдаш, авылда          – + -
4 күзләр, күзлек, күзсез                – + +
5 тозлы, тозлык, тоз                      ++ -
(бер бала тактада эшли, хаталар тикшерелә).
г) Киләсе эшне эшлибез. Сүзләрне ике төркемгә бүләбез (ике рәсем: тамыр һәм  ясалма сүзләр).

сабантуй                     көнбагыш                  сөзгеч

                бакчачы                су             гөлләр       күзлек

чәч         авылда           урамга            авылдаш
          
      баскыч  ашханә                      озынборын
Тамыр сүзләр

гөлләр
чәч
 урамга
авылда
Ясалма сүзләр
сөзгеч
бакчачы
күзлек
авылдаш
баскыч
                                                       
3. Яңа теманы аңлату.                                                                         
– Укучылар, ә менә бу сүзләрне кайсы йортка урнаштырырбыз икән?  (сабантуй, ашханә,  көнбагыш, озынборын) Бу сорауга җавапны бүгенге дәресебездә ачыкларбыз. Сүзләрне тагын бер кат укыйк әле. Русча тәрҗемәсе ничек булыр икән?  Сүздә ничә тамыр? Алар ничек язылган? Сүз ничек ясалган? Димәк,бу сүзләр нинди сүзләр? Кайсы йортка урнаштырабыз? Алар ничек ясала?
а)сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә;
б) яңа төшенчәне белдерү өчен ике сүзне кушып та ясыйлар. Болар кушма сүз дип атала. Алар һәрвакыт кушылып ясала. Рус телендә дә кушма сүзләр бар. Алар сложные слова дип атала. О, е соединительные гласные ярдәмендә ясала: вертолет, пешеход, самолет.
– китаптан кагыйдәне уку:
– № 91 нче күнегүне эшләү ( сүзләрне укып чыгу: тамырларын билгеләү: рус теленә тәрҗемә итү: берничә җөмлә уйлау.)
–  № 92 нче күнегүне укып чыгабыз. Кушма сүзләрне  табабыз.
– тактадагы биремне эшләү. Рәсемнәрне сүзләр белән алыштырып  җөмләләрне дәфтәргә күчереп язабыз
.....  – ерткыч хайван.
Бакчада  ............ чәчәк ата.
Күл өстендә.......... йөзә.
Әни бүген тәмле ...... пешерде. (юлбарыс, гөлҗимеш, аккош, өчпочмак)
– ял итеп алу; физминут үткәрү ( сазлыктагы бакалар).
– такта янында эш. Уклар ярдәмендә тоташтырып бирелгән ике багана сүздән кушма сүзләр төзибез.
Чәй
Кара
Төн
Ит
Дару
Боз
Дүрт
бодай
боек
ханә
ваткыч
почмак
батыш
ханә
              
– Кроссворд чишү.
1. Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый, йокыга ята.
4. Минем ике канатым бар -
Ике тимер атым бар,
Йөгәнсез дә иярсез
Кышын ятмый алар эшсез.
2. Кара кыр буйлап ак куян чаба
Аның артыннан ап-ак эз кала,
Балалар аны укый да ала. 
5. Сары эшләпә кигән,
Җем-җем итә һәр күзе.
Гел кояшка караганга
Кояш төсле бит ул үзе.
3. Аягын – кулын яшерә,
Таш күлмәге эченә.
Ай үтәсен ел үтәм, ди,
Йөрсәм дә бар көчемә.

1. Ярканат.
2. Акбур.
3. Ташбака.
4. Тимераяк.
5. Көнбагыш.
4. Йомгаклау. Укучылар кушма дигән сүз килеп чыкты. Дәрестә кушма сүзләр турында сөйләштек. Ясалма сүзләр тагын ничек ясала? Кушма сүзләр ничек языла?
– Яңадан шигырьгә әйләнеп кайтабыз. Укып чыгыгыз әле. Кушма сүзләр юкмы икән?
а) Ана теләге.
Җир бораула – нефтьче бул,
Шахтерлар да мактала,
Оста ташчы да бик кирәк,
Ул матур йотлар сала.   
б) Безнең урам.
Безнең урам – зур урам,
Мин шул урамда торам.
Тирә-якта күршеләр –
Бар да уңган кешеләр.
Урманчы бул, диңгезче бул,
Корыч кой, тимерче бул;
Тепловозлар йөрт еракка
Я бик шәп игенче бул.
(Мөхәммәт Садри) 
Барый абый – бакчачы,
Сара апа – кибетче,
Дамир абый –  тимерче,
Тимербикә – пешекче.
Гөлнур апа укыта,
Батырҗан балык тота,
Нурмый абый йорт сала.
Мөхәррәм такта яра.(Хәләф Гарданов)
                                                                         
(Тепловоз – рус сүзе.  Тимербикә, Гөлнур. Батырҗан – кушма сүзләр.)
Татар телендә кеше исемнәре дә кушылып ясала икән. Мисал: Гөлчәчәк, Айгөл, Илшат, Илгизәр.
– таблицаны тутырып алабыз
Тамыр                                     ясалма                                  кушма
Мин укыйм,  ә сез тиешле баганага язасыз: көн, көнле, көнбагыш, баш, башлык, башкала, тимер тимерче, тимераяк, төн, төнге. төнбоек. (Бер бала такта янында эшли, тиз генә тикшереп тә алабыз.)
Тамыр
көн
тимер
баш
ясалма
көнле
тимерче
башлык
кушма
көнбагыш
тимераяк
башкала
                                                                              
Өй эше бирелә, билгеләр куела.
Укучылар дәресне шушы әйтем белән бетерик.: Кеше белем аркасында бәхетле була. Бәхетле булыйк. Сау булыгыз.