Интегрированный урок по русскому языку и татарской литературе "Правописание окончаний глаголов" (по повести Ф. Амирхана "Хаят")

Разделы: Русский язык


Максат:
1.  Фатих Әмирханнның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. “Хәят” повестеның язылу тарихы турында мәгълүмат бирү.
Вспомнить обозначение безударного гласного в окончаниях глаголов настоящего и будущего времени на примерах из текста повести Ф.Амирхана “Хаят”;знакомство с творчеством Ф.Амирхана;
2. Бәйләнешле монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Развивать связную монологическую речь учащихся с использованием краеведческого материала.  
3. Язучының иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Воспитывать интерес к творчеству татарского писателя Ф.Амирхана.
Җиһазлау:   Компьютер,интерактивная доска, 10 нчы класс өчен татар
                   әдәбияты һәм рус теле дәреслекләре,
                   “Хәят” повесте – татар һәм рус телендәге
                   басмалары,  Ф. Әмирхан китапларыннан
                   күргәзмә, иҗаты һәм тормыш юлын
                   чагылдырган фоторәсемнәр.

Дәрес барышы.Ход урока.

I.  Актуальләштерү.

– Укучылар, бүгенге дәресебез  гадәти  дәрес  булмас. Без татар теле белән рус телен берләштереп дәрес үткәрербез.
     Дәресне башлап җибәрү өчен экранга игътибар итик әле.(Экранда портретлар күрсәтелә.Укучылар үзләре таныган язучыларның портретлары буенча исемнәрен әйтәләр; Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан).
   – Әйе, бу Ф. Әмирхан. (Портреты күрсәтелә)
Ф. Әмирхан – белемле, пөхтә киенергә яраткан, рус һәм Көнбатыш Европа модасыннан артта калмаска тырышкан. Ул төрек, гарәп-фарсы, рус телләрен яхшы белүе, түземлелеге белән аерылып торган. Ул – көчле, җор сүзле, мәзәккә бик оста шәхес булган.
– Менә без бүген дәрестә Ф. Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Аның “Хәят” повесте  турында сөйләшербез.

2.  Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1). Укытучының кереш сүзе.
Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, җәмәгать  эшлеклесе  Фатих Әмирхан 1886 нчы елның 13 гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә мулла гаиләсендә туа. (Аның туган йорты күрсәтелә)  Алты яшь ярымда Фатих мәктәп бусагасын атлап керә. Ф. Әмирханның бала чагы иркен гаиләдә үтә.  Әтисе яңалыкка каршы баручы кеше түгел. Әнисе дә шактый ачык фикерле, йомшак күңелле һәм сабыр холыклы хатын була.
(“Казан утлары” журналы, №11, 1997 ел, 168 нче бит, гаиләсенең  рәсеме)
2). Укучылар чыгышы.
6-7 яшендә Фатихны Яңа Бистә мәдрәсәсенә бирәләр, ике елдан соң ул заманы өчен алдынгы саналган “Мөхәммәдия” гә күчә. (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен күрсәтеп алу)
“Мөхәммәдия” дә укыган чорда (1895-1905) Фатих, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, мәдрәсә каршындагы урыс классларына йөреп, урыс теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә.
(“Казан утлары” журналы, №11, 1997 нче ел. 169 нчы бит, таныклык рәсеме)
Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905-1907 елларда, Ф.Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана.
1907 елда Ф. Әмирхан  Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була. Әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомер буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Ләкин ул югалып калмый. Иҗади эшен дәвам итә. Шушы хәлендә дә ул яшәвен мәгънәле итү өчен көч таба. ”Әльислах”  газетасында эшләвен дәвам иттерә.
(“Әльислах” газетасы урнашкан бина рәсеме күрсәтелә)
Анда йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләләре, очерк һәм фельетоннары дөнья күрә.
Бу газетада эшләгәндә, ул  Г. Тукай, Г.Камал, Гафур һәм Каюм  Коләхметовлар белән таныша.
(Каләмдәшләренең  рәсемнәре  күрсәтелә)
1923-1925 елларда Ф. Әмирхан Казан театр техникумында татар әдәбияты фәнен укыта. ”Ана теле” исемле дәреслек – китап чыгара, сүзлекләр төзүдә, тәрҗемә итү эшендә катнаша.
3)  Мәрхүмнең авыруы.
Ул егерме елга якын аягына басмый.  Аңарда үпкә шешү авыруы була . Аның организмы бу авыруларны җиңә алмый.  Ф. Әмирхан 1926 елның 9 нчы мартында иртәнге 10 сәгать 10 минутта үлә. Аңа бары тик 40 яшь генә була.
4) Укытучының күргәзмәдәге китаплар белән таныштыруы.
Болар – Фатих Әмирханның иҗат җимешләре. Үзе исән чакта гына да язучының 20 китабы басылып чыккан. Монда сез язучының төрле елларда чыккан томнарын, повесть, хикәяләре тупланган китапларын күрәсез. Шулай ук “Хәят” повестеның русчага тәрҗемәсе “Хаят” китабы да бар.
5). Ф.Әмирханның иҗаты белән таныштыру.
Ф. Әмирхан – татар мәдәниятенең төрле тармакларында үз юлын тапкан олы шәхес: күренекле прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист, педагог.
Аның хикәяләрендәге төп темалар:
а) Ф.Әмирхан татар милләтен, татар халкын азат, бәхетле итеп күрергә тели. (Мәсәлән, ” Гарәфә кич төшемдә” хикәясе, 1907 ел.)
б) Искелекне фаш итә. (“ Фәтхулла хәзрәт” повесте, 1909 ел)
в)Ул мәхәббәт, гаилә, хатын-кыз мәсьәләләрен дә киң яктырта. (Мәсәлән, ”Кадерле минутлар” хикәясе, “Хәят” повесте.)
Ф. Әмирханның яратып сурәтли торган тагын бер темасы – яшьләр белән олылар арасындагы мөнәсәбәт.    (”Яшьләр”, 1909 ел, “ Тигезсезләр”драмалары, 1914 ел)

3.   Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

– Укучылар, сезгә өегездә дәреслектәге “Хәят” повестеның 1нче бүлеген укып килергә кушылган иде. Әйдәгез, бу бүлектә очраган авыр аңлаешлы сүзләргә игътибар итик әле.
1) Сүзлек эше.
– Сүзлек дәфтәрләренә язып куйыйк. (Экранда да күрсәтелә)
Көй – мелодия
Кош сайрый – птичка поёт
Дәрт – темперамент
Төргәк хатлар чыгарды – вынул пачками письма
Могҗиза – чудеса
Кяфер – башка динне тотучы кеше
Йөзтүбән ятты – вниз лицом, ничком
Зобани – тәмугта җәзалаучы, палач – фашист
2) Дәресне рус теле һәм әдәбияты укытучысы дәвам итә.

4.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Укылган бүлек буенча тест сорауларына җаваплар алу.           

Тест
1. Хәят нинди гаиләдә тәрбияләнгән?
а) бай гаилә  б) урта хәлле   в) ярлы
2. Әнисенең исеме кем?
а) Гайшә    б) Галия     в) Газизә
3. Лиза нинди кыз?
а) усал       б) үткен     в) тыйнак
4. Лиза Хәятләргә ни өчен килә?
а) дискотекага чакыра   б) кибетләрдә йөрергә
 в) дачага кунакка чакыра
5. Кунакка барганда Хәят ничек киенә?
а) ал ефәк (декольте) күлмәк   б) шакмаклы күлмәк
в) модалы күлмәк
6. Хәят башына нәрсә кия?
а) ефәк шәл     б) яулык    в) калфак
7. Лиза Хәятне ни өчен хөрмәт итә?
а)  матурлыгы өчен   б) аралаша белүе өчен    
в) кыска буйлы булганы өчен.
2) Кызларның портретларын сурәтләгән урыннарны сайлап уку.

5. Йомгаклау.

1) Тест нәтиҗәләре белән таныштыру.
2)  Гомумиләштерү әңгәмәсе.
     а) Өзектә Хәятнең бәхете турында әйтелә. Укучылар, әйтегез әле. Нәрсә ул бәхет? Бәхет матурлыкта гынамы?  Бәхет тагын нәрсәдә була ала?
     б)  Хәят белән Лиза арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таптыру.
– Бу кызларның кайсысында чын татар кызына хас сыйфатлар бирелә? Ни өчен? Каян беллдегез?
3) Нәтиҗә ясау.
Әйе, Фатих Әмирхан бу әсәрендә хатын-кызлар темасын үзәккә ала. Аның герое Хәят тыйнак, акыллы, ягымлы һәм бик мөлаем татар кызы. Автор Хәятне башка милләт кешеләре белән аралашудан тыймый, киресенчә, төрле кичәләрдә үзәккә куя.  Фатих Әмирхан бу әсәре белән төрле милләт кешеләрен дус һәм тату итеп, аралашып яшәргә чакыра.

6. Объявление темы урока.

 – Ребята, вы познакомились с повестью Ф.Амирхана “Хаят”.Эта повесть переведена на русский язык. И сегодня на уроке мы будем работать с этим романом на русском языке.(Хаят-на перепутье).
 Тема урока “Правописание окончаний глаголов” .

7. Актуализация знания учащихся.

 – Давайте вспомним,что такое спряжение?Сколько типов спряжения существует?(Спряжение-это класс глаголов с одинаковыми окончаниями личных форм,т.е. все глаголы изменяются по лицам и числам,значит  спрягаются.
Существует 2 типа спряжения:
к 1спряжению относятся:-глаголы на –еть(кроме 7 исключений);   
– глаголы на –ать (кроме 4 исключений);
– глаголы брить, стелить,зиждиться (зиждиться – основываться на чем-нибудь,опираться на что-нибудь).
– все остальные глаголы на –оть,-уть,-ть и т.д.;
ко 2 спряжению:– все глаголы на –ить (кроме брить, стелить, зиждиться);
- 7глаголов на –еть (смотреть, видеть, ненавидеть, терпеть, обидеть, вертеть,зависеть)
– 4 глагола на –ать (гнать, держать,слышать,дышать))
– Все ли глаголы относятся к 1 или 2 спряжению в зависимости от гласных в личных окончаниях? (Нет. Существует несколько разноспрягаемых глаголов,не относящие ни к одному из 2-х спряжений: хотеть,бежать,есть,создать,дать,брезжить-рассветать,слабо светиться)
– Как пишутся ударные личные окончания глаголов?    (Ударные личные окончания глаголов пишутся по принципу:как слышится,так и пишется. У глаголов с ударными личными окончаниями по написанию гласных можно определить тип спряжения.)
– Как определить спряжение глагола с безударным личным окончанием,если гласная в окончании безударная или стоит в безударной позиции? Вспомним алгоритм решения задач
1) Определи,ударным или безударным является гласный,если ударным– пиши по произношению.
2)  Если безударным,поставь глагол в неопределенную форму.
3) Определи тип спряжения.
4) Пиши в соответствии с типом спряжения,используя таблицу.(Таблица с личными окончаниями глаголов на экране)

8. Работа по тексту повести “Хаят”

– Мы с вами будем работать по 4 части повести “Хаят” “Время првели весело”. Отрывок у вас на партах.
– Глаголы в форме какого времени использованы в тексте?(Прошедшего времени)
– По какому признаку вы определили,что это глаголы прошедшего времени?(-Л-)
Задание 1: Ваша задача-выделенные глаголы поставить в форме настоящего или будущего времени ед.или мн.числа и,применяя данный алгоритм,определить окончания глаголов и спряжение.
1.Рассказывал– рассказыва...т– рассказывать-1 спр.
2. Поведала– поведа...т-поведать– 1 спр.(буд.вр.)
3. Не принимала– не принима...т– не принимать-1 спр.
4. Слушала– слуша...т– слушать– 1 спр.
5. Смотрел– смотр...т-смотреть– искл. 2 спр.
6. Говорил– говор...т– говорить-2 спр.
7. Краснеть– инфинитив-красне...т– 1 спр.
8. Подозреваете– подозревать-гл.,2лица,мн.ч., наст.вр.,изъяв.наклонения.,1 спр.
9. Кусают– наст вр.1 спр
10. Текла– теч...т-течь-удар. 1 спр.
Задание 2:
(Работа с абзацем “Вон показался...”на доске глаголы с пропущенными буквами в окончании)
– Наполнял– наполня...т
– Подымался– подыма...тся
– Стлался-стлать-глагол не употребляется в настоящем времени,только в инфинитиве и в прошедшем времени 1 спр.
– Показался– покаж...тся(буд.вр.)
– Вез– вез...т.
– Найдите слова,в которых вы сразу можете вставить букву? Почему? (везет)
– В каких нет?
– Есть ли в татарском языке спряжения глаголов? (Глаголы спрягаются, но типов спряжения нет)

9. Итог.

– Изменение глаголов по лицам и числам называется...(спряжением).
– Как определить спряжение глагола с безударным личным окончанием?(алгоритм)
– Мы с вами определили,что автор этой повести очень часто употреблял глаголы. Употреблял их в различных формах времени,в основном ,в прошедшем.
Өй эше бирү.
а) Ф.Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә.
б)  Икенче бүлекнең эчтәлеген сөйләргә.
в)  “Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Үзегезнең фикерләрегезне язарга.
Домашнее задание по русскому языку: в 1 главе “Ах,Хаят,как ты прекрасна!” найти все глаголы и по  алгоритму определить спряжение.