Инновационные технологии на уроке татарского языка по теме "Собирательные числительные" (для русскоязычных учащихся 4-го класса)

Разделы: Начальная школа


Дәреснең темасы: Җыю саннары.

Дәреснең тибы: грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Максатлар:

  1. «Минем дусларым» темасына бәйле сөйләм үрнәкләрен кабатлау; сан төркемчәләрен искә төшерү;саннарны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү;
  2. диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  3. укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау. Электрон дәреслек “Татар телле заман” (башлангыч сыйныф өчен), проектор, компьютер, презентация, бонуслар һ.б.

Дөрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Һава торышы, балаларның кәефе турында сөйләшү.

1. Кереш әңгәмә.

- Бүген сезнең дәресләр сәгать ничәдә башланды?

- Ничәдә тәмамлана?

- Бүген ничә дәрес укыйсыз?

- Бу ничәнче дәрес? (Укучылар җавап бирә.)

2. Теманы һәм максатны билгеләү.

- Без нинди тема өйрәнәбез?

- “Минем дусларым ” темасын.

- Без бу лексик теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәресебезнең темасы - “Җыю саннары”. Бүген сан турында белгәннәрне искә төшерербез һәм җыю саннары белән танышырбыз.

3. Сүзлек эше (сөйләм оештыруда кирәк булачак сүзләрнең мәгънәсен аңлату яки тәрҗемә итү.)

Сүзләр. Микъдар саны, җыю саны, тәртип саны, дистә; ярдәмчел, юмарт, тырыш, хәрәкәтчән;күнелле, рәхәт.

- Әйтегез әле, сез кемнәр белән уйнарга яратасыз? (җаваплар тыңлана.)

- Берүзеңә генә уйнау рәхәтме, әллә дуслар беләнме?

- Дуслар белән уйнау күңеллерәк.

- Сез, IV сыйныф укучылары,үзара дусмы?

- Әйе.Без дус.

- Алайса, безгә бергә уйнау һәм эшләү күңелле булыр. Ә тагын да кызыграк булсын өчен, сез ике командага бүленерсез. Беренче команда – “Акыллылар”, икенче команда – “Зирәкләр”. Һәр дөрес үтәлгән бирем өчен бонуслар җыярсыз, һәм соңгы этапта киләчәк дәреснең уен формасын сайлый алырсыз.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Бердән унга кадәр саннарны кабатлау.

- Ә хәзер уйнап алыйк, “Кем тизрәк? – Кто быстрее”.

(Командаларның берәр укучысы вакытка саннарны әйтеп чыга. 8-10секунд=5балл).

- Саннарны кечкенәдән зурга таба әйтеп барыгыз: 5, 7, 1, 8, 2, 6, 3, 9, 4, 10.

(Балалар бонус алалар.)

Әңгәмә.        

- Балалар, бу - микъдар саннары. Алар русча ничек атала?

- Микъдар саннары нинди сорауларга җавап бирә?

- Алар нәрсәне белдерә?

“Белмәмешкә булыш” уены.

- Икенче уенны безгә Белмәмеш белән уйнарга кирәк.

Без Белмәмешнең язма эшен тикшерәбез. Хаталары булса, төзәтегез. Кем хатасыз эшли – 5 балл. Хаталы – 2 балл.

(Укучылар бердән унга кадәр саннарны дөрес итеп язып чыгалар. Тикшерү. Бонуслар алу)

- Балалар, без Белмәмешкә булыштыкмы? Димәк, дуслар нинди булырга тиеш?

- Дуслар ярдәмчел булырга тиеш. (Җөмләне бергәләп кабатлыйлар.)

2. Уннан егермегә кадәр саннарны искә төшерү.

“Нокталарны тоташтыр” уены.

- Безгә Белмәмеш күчтәнәч җибәргән. Нәрсә икәнен белер өчен, без саннарны Белмәмеш артыннан әйтеп барыйк һәм карандаш белән тоташтырыйк.

(Укучылар, уннан егермегә кадәр саннарны “Татар телле заман” электрон дәреслегенең 41нче темасы буенча әйтә-әйтә карточкаларда ясалган нокталарны тоташтырганнан соң, торт рәсеме барлыкка килә.)

- Безгә Белмәмеш нинди күчтәнәч җибәргән?

- Торт.

- Без аны кемнәр белән ашыйбыз?

- Дуслар белән.

- Димәк, дуслар нинди булырга тиеш?

- Дуслар юмарт булырга тиеш. (Бергәләп әйтәләр.)

3. Дистәләрне кабатлау.

“Парын тап” уены.

Укучылар алдында карточкалар. Ике баганада саннар, беренче баганада – саннар цифра белән язылган, икенче баганада саннар бутап сүзләр белән язылган. Укучылар карандаш белән тоташтыралар.

Тикшерү. Дөрес үтәлгән эш – 5 балл, хаталы – 2 балл.

4. Тәртип саннарын кабатлау.

Әңгәмә.

- Балалар, басыгыз. (Командалар капма-каршы басалар).

- Кем беренче баскан? Кем икенче баскан?

- Беренче, икенче, өченче, дүртенче – тәртип саннары.

- Тәртип, саны русча ничек атала?

- Тәртип саны нинди сорауга җавап бирә?

(Микъдар санына сузык авыздан соң- - нчы/-нче; тартык авыздан соң- -ынчы/-енче кушымчалары ялганып.)

- Сезнең төркемдә ничә укучы бар? Әйдәгез, төркемдәге укучыларны тәртип буенча саныйбыз. Моның өчен нинди саннарны файдаланабыз?

- Тәртип саннарын.

- “Тиз, тиз, тизрәк” уены.

(Балалар командадагы укучыларны тәртип буенча язып чыгалар.) 1 – 5 балл, 2-2 балл.

III. Яңа грамматик материалны үзләштерү.

1. Укытучы. Ә хәзер санның тагын бер төре, җыю саннары белән танышабыз.

Җыю саны- собирательное числительное.

- Скажите, что обозначают собирательные числительные в русском языке?

- Собирательные числительные обозначают число предметов в совокупности, количество группы предметов. Например, семеро мальчиков, двое мужчин.

- С существительными какого рода сочетаются собирательные числительные в русском языке?

- С существительными мужского рода.

- В татарском языке также употребляются с существительными и личными местоимениями, но всегда стоят после них, поэтому нужно говорить малайлар унау.

Укытучы. Җыю саны микъдар санына –ау/-әү кушымчалары ялганып ясала. Ничәү? соравына җавап бирә.

Сан сузык авазга тәмамланса, җыю саны ясалганда, ул аваз төшеп кала. Мәсәлән: җид(е)+әү,алт(ы)+ау.

Кагыйдәне схема белән ничек күрсәтеп була?

- Микъдар саны + -ау/-әү=җыю саны

- Саннарны татарча әйтегез: двое, трое, четверо, пятеро.(2шәр сүз)

- Напоминаю: в татарском языке у числительных сигез, тугыз не бывает собирательной формы. В русском языке числительные восьмеро и девятеро тоже встречаются крайне редко.

2. - Төркемдә эшләп алыйк:

- Слайдта күрсәтелгән предметлар төркемен җыю саны белән әйтегез. (Командалар чиратлашып. Бонуслар).

3. Физкультминутка.

Балалар, ял итеп алыйк. Басыгыз. Мин саннар әйтәм.

Микъдар саны булса, кул чабыгыз.

Тәртип саны булса, сикерегез.

Җыю саны булса, урыныгызга утырыгыз.

4. Язмача күнегү.

- Дәфтәрләрдә бирелгән сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз:

Нас шестеро, друзей двое, идём вдвоём, играем шестером.

IV. Яңа материалны ныгыту.

1. Төркемнәрдә ситуатив күнегүләр эшләү:

Как скажешь о том, что

- вас в семье четверо

- завтра вы идёте в библиотеку вдвоём;

- на каникулах вы вдесятером поедете в Казань.

2. Бирелгән диалогка төшеп калган репликалаларны өстәп языгыз:

- Синең дустың ничәү?      

- ... .

- Аларның исемнәре ничек?

- ... ,

- Аларга ничә яшь?

- ... .

- Алар ничәнче сыйныфта укыйлар?

- ... .

3. Ишетеп аңлау күнегүе.

- Балалар, мин сезгә җөмләләр укыйм. Сез бу җөмләләрдән җыю саннарын гына язып алыгыз.

(Җөмләләр: Өченче дәрестә контроль эш булачак. Айрат сәгать җидедә тора. Без әнием белән икәү концертка бардык. Без дәрестә бишәү “бишле” алдык. )

(Слайд. Тикшерү. Бонуслар.)

V. Йомгаклау.

1. – Балалар, бүген нинди теманы өйрәндек?

Җыю саннары ничек ясала?

Нинди саннар җыю саны була алмый?

2. Белемнәрне тикшерү өчен тест

Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

Двое

а) ике; б)икенче; в)икәү; г)икедә.

Хаталы сүзне табыгыз:

а)өчәү; б) дүртеәү; в)алтау; г) җидәү.

Калын сүзне табыгыз:

а)берәү; б) икәү; в) өчәү; г) алтау.

Сүзгә дөрес кушымча ялгагыз:

Биш -

а)-нчы; б) – нче; в) –ынчы; г) – енче.

Җөмләгә тиешле сүз өстәгез.

Безнең сыйныфта кызлар ... .

а)бишәү; б) беренче; в) җиде; г) алтынчы.

(Эшләрне тикшерү. Бонуслар санау. Бәяләү. Дәрес төре сайлау - слайд)

3. Өй эше.

1нче дәрәҗә. Дәреслектә: 18б., 8к. (ситуатив күнегүләр)

2нче дәрәҗә. Җыю саннары кулланып диалог төзергә.