Развлечение «Каз өмәсе» бәйрәме»

Разделы: Музыка, Внеклассная работа


Бәйрәм барышы

1 слайд. На экране вид деревенского дома.

Звучит тихая музыка. Заходит бабушка.

Хәния әби : (үз-үзенә сөйләнеп керә) И-и-и, бу эш дигәне гел бетми, һич кенә дә житешеп булмый. Аллага шөкер инде зур эшләрнең берсе генә калып бара. Авылыбызда каз өмәсе дә бетеп килә, алла боерса, бүген чират бездә. Курше кызларын да чакырдым. Озакламаслар, бик җитез кызлар үсеп килә. (Ишектән тавыш ишетелә)

1 кыз: Исәнме, Хәния әби! Әллә казларыңны йолкып та бетердеңме?

Хәния әби: Исәнме, кызым. Килеп тә җиттегезмени?

Суым хәзер кайнап чыга, сез кереп утырыша торыгыз, Сабир бабагыз казларны әзерләр. Әлимә әбиегез алып кереп бирер, пешекләп йолка башларбыз.

Звуки гусей

Әлимә әби: (казлар тотып керә) Безнең уңган күрше кызлары кереп тә җиткәннәр. Менә сезгә казлар, жырлый-жырлый армыйча эшләгез.

Хәния: Кая әле, кызларым, һәрберегезгә каз бирәм, йолка башлагыз.

Аделина:

Казларыгыз бигрәк матур
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары, каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.

Язиля:

Хәния әби иртә-кичен
Нык карады аларны.
Тилгәннәрдән, каргалардан
Көне буе саклады.

Эльза:

Үсә төшкәч, су буйларын
Бигрәк якын иттеләр.
Күрше казлар белән бергә
Дуслашып та киттеләр.

Малика:

Кызлар, ә сез беләсезме?
Каз ярата елганы
Йөзә дә ул, чума да ул
Су үстерә бит аны.

Хәния әби: Кызлар жырлый-жырлый эшләгез.

Песня «Каз канаты»

1.

Каз канаты кат-кат була
Кат-кат була, нык була.
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Туган җирләр ят була.

2.

Каз канаты каурый-каурый,
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та, көлмәгәч
Бу дөнья нигә ярый.

Әлимә әби: (кызлар янына килеп) Хәлимә, кара әле, бу кызлар бәләкәй генә булсалар да, ничек шәп эшлиләр.Иркенләп, тынычлап эшләгез.

Звучит музыка. Заходят мальчики

Азамат.

Исәнмесез-саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?

Рамис.

Исәнмесез-саумысыз,
Котлы булсын өмәгез.
Муллык булсын өегездә,
Безгә бәхет теләгез.

Хәния әби:

Үтегез, балакайларым.
Мин бит күрше егетләрен үзем чакырган идем.
Онытмаганнар, килгәннәр.
Кызлар, әйдәгез, казларны монда куйыйк.
Эчләрен тазартканчы уйнап-җырлап алыгыз

(Казларны өстәлгә, урындыкларын ян-якка алып куялар).

Мальчики, девочки встают против друг друга

"Челтәр элдем читәнгә" татар халык көе, сүзләре.

Егетләр:

Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Без килмәдек буш китәргә
Килдек алып китәргә.

Кызлар:

Алын алырсыз микән
Гөлен алырсыз микән,
Урталарга чыгып сайлап
Кемне алырсыз микән.

Хәлимә әби: Балакайларым, казлар әзер, барыгыз, су буена төшеп чайкап менегез.

Звучит музыка. Мальчики помогают вешать гусей на коромысла, встают в круг и идут к речке.

Әби:

Каз өмәсе. Бүген шатлык,
Авылым бәйрәм итә.
Көянтәләр асып кызлар
Казлар чайкарга китә.

2 слайд. На экране вид речки

(Звучит музыка. Девочки доходят к речке)

"Танец с ведерками"

Кыз: Казларыбыз да чистарды. Җылынып та алдык. Әйдәгез, кайтабыз.

(Звучит музыка. Берут гусей, встают в круг и идут домой)

3 слайд. На экране вид деревенского домика.

Их встречает бабушка.

Хәния әби: Кайтып та җиттегезмени, балакайларым? Кая казларыгызны алып куйыйм әле. Бигрәк уңган балалар булдыгыз. Мин әле коймакларымны да пешереп бетермәдем.

Әлимә әби: Хәлимәкәй, коймагыңны аннан пешереп бетерерсең, әйдә әле балаларның уеннарын карыйк.

Хәния әби: Яшь чакларны искә төшерик дисеңмени, Әлимәкәем? Ярар, ярар. Балалар, "Чума үрдәк, чума каз"ны уйный беләсезме соң? Сезнең кебек чакта бик яратып уйный идек без аны.

Музыкальная игра "Чума үрдәк, чума каз"

Әби : "Базарлы"уйный беләсезме,әйдәгез әле түгәрәккә басыгыз.

Айсылу.

Канат сату - кызык уен
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра
Яшьләрне иске йола.

Амина:

Канат сатам, канат сатам
Ап-агын сайлап, карап
Кемгә кирәк, алыгыз
Ничек акча ягыгыз?

(Малайлар канатларны карыйлар)

1 малай: Канатыгыз кыйммәтме?

Кыз: Канатыбыз бер алтын.

2 малай: Кыйммәт икән: бер алтын!

Бергә: Канатлар сездә калсын.

Кыз:

Егет саран булмасын,
Акча жәлләп тормасын.

Малай:

Әйдә, сезнеңчә булсын
Акчабыз да юк-югын.

Кыз:

Ник аптырап торасыз
Бергәләп уйнап алыйк.

Игра "Зәңгәр чәчәк"

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр -
Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә.

Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Встают полукругом

Язиля:

Гөрләп үтте, шаулап үтте
Авылда каз өмәсе.
Бу айларны, бу көннәрне
Көтеп ала һәммәсе.

Илиза:

Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп
Бу эшкә өйрәнгәннәр.

Песня "Каз өмәсе"

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле.
Каз гомере кире кайтмый торган
Яшьлек кебек кыска гомерле.

Җырлый-җырлый кызлар каз юалар,
Юл буена канат сипкәннәр.
Туй-табыннарына кызлар чыгар,
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.
Авылларда каз өмәсе гөрли.

Хәния: Коймагым да пеште. Әйдәгез, балалар, каз майларына манып коймак ашыйк, чәй эчик әле.

Звучит тихая музыка. Дети уходят из зала.